Татарстанда кар һәм -10 градуска кадәр салкын булуы көтелә
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 11 гыйнварда республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә.
Татарстанда урыны белән, шул исәптән Казанда да бераз кар явачак. Җил төньяк-көнбатыштан исә, талгын. Юлларда бозлавык саклана.
Көндезге һава температурасы Татарстан буенча - -5..-10, Казанда -5..-7 градус булачак.
Татар Информ